Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Даһи Тукай!

Тукай картаймый беркайчан, Безнең өчен абый ул.

Габдулла Тукай бәйрәмен
Үткәрәбез ел саен.
Шигырьләрен өйрәнәбез,
Җырлар җырлыйбыз тагын.
Кем була икән безгә,
Абыймы ул, малаймы?
Йөз утыз сигез яшь булгач,
Мөгаен, ул бабайдыр?
Тукай картаймый беркайчан,
Безнең өчен абый ул.
Гасырлар аша үтсә дә,
Бөек шагыйрь, даһи ул!
42 нче мәктәп укытучысы Әмирова Лилия Флүс кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев