Чынга ашар
Ерак юллар безне алга дәшә, адымнарны санап мин барам...
Ерак юллар безне алга дәшә,
Адымнарны санап мин барам.
Хыялларым минем чынга ашар,
Бар йөрәгем белән ышанам.
Юллар мине зур тормышка өнди,
Упкыннарны ерып мин барам.
Сикәлтәләр аша, борылышлар...
Вакыт-вакыт туктап уйланам.
Япа-ялгыз олы юлга чыгам,
Хыялларым алга чакыра.
Мин ышанам, барлык теләкләрем,
Өметләрем чынга ашарлар.
Зилә Шәрәфиева, Саба районы, Олы Кибәче мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев