Чыгарылыш сыйныф укучылары турында уйлануларым
«11нче класс укучысының портреты мондыйрак итеп күз алдына килә» дип яза хәбәрчебез Әмир Фәрхуллин.
Чыгарылыш класс укучысы нинди була дигәндә, аларның, әлбәттә, бер төрле генә булмаганын аңлыйсың. Алар төрлерәк булсалар да, уртача 11нче класс укучысының портреты мондыйрак итеп күз алдына килә.
• Чыннан да, урта белем алуның шушы соңгы елында укучы үзен аерым шәхес итеп тоя башлый, тик җәмгыятьнең кайбер өлкәләре турында гел бернәрсә дә белми һәм аз белүеннән борчыла, ә кайберләренең моңа исләре дә китми.
• Алар - тормышка беренче адымны ясарга кирәклеген уйлый башлаган егет һәм кызлар.
• Унынчы классны бетереп, унберенчегә күчкәч, бу укучылар кайда укырга керергә дип, яңадан уйлый башлыйлар.
• Чыгарылыш класс укучысының шәхси кыйммәтләре барлыкка килә.
• Мәктәптә соңгы ел укыячагын белә, шул ук вакытта аны кабул итүе дә җиңел түгел.
• Мәктәптә күбесенчә сөйләшүләр ЕГЭ һәм ЕГЭ вариантлары һәм аның биремнәре, ай саен үткәрелә торган имтихан пробныйлары, билгеләре дигән темага гына әйләнеп кайта.
• Имтихан булмаган башка дәресләргә әзерләнә, ләкин өй эшен сорамасалар яки бирмәсәләр дә була бит инде дип уйлый.
• Бу елда бик күп уйларга кирәк була, шуңа күрә уйлый торгач, мәктәптәге кайбер нәрсәләргә карата үзенчә фикерләре дә хасил була.
• Укуда күп кенә төрле алымнар кулланып карый башлый. Моңынчы булган алымнарга өстәп яңаларын булдырырга кирәклеген тоя.
• Нәкъ менә шушы 11 нче класста уку дәверендә, ялларны көтеп ала, ә анда барыбер яллар булмый.
• Мәктәптә уку елларының кире әйләнеп кайтмавын белү билгеле бер хисләр уята.
• Чыгарылыш укучысының уйларында иркенлек булса да, мәктәп белән саубуллашу килеп җиткәнен сизү иркенлекне тыя.
• Кайбер темаларга иркенрәк фикер йөртә башлый.
• Имтиханнарга әзерләнүне һәрберсе теләгеннән, мөмкинчелегеннән һәм ихтыяр көчләренә карап башкара. Кемдер җавапларны телефоннан күчерә, кемдер ЕГЭны тизрәк килеп җитсен иде ди, кайсысыдыр аның турында әзрәк уйларга тели.
• Кайбер укучы «11 елым үтте шунда, – дип, – 11нче классны тәмамлагач мәктәптән котылам» дип уйлый, ә кайберсе “Эх, тагын бер генә ел укырга иде!” яки “Мәктәптән башка тормыш та бар мени?”- ди.
Әмир Фәрхуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев