Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Чүлмәккә төшкән песи

Борын-борын заманда яшәгән ди булган ди бер матур, шаян песи баласы.

Борын-борын заманда яшәгән ди булган ди бер матур, шаян песи баласы. Беркөнне иртән бу песинең бик тә ашыйсы килгән. Күп тә уйлап тормаган песи баласы әбинең чоландагы сөтен эчәргә булган. Ләкин чүлмәктә сөт бик аз булган. Песи баласы сөтне эчмәкче булып башын чүлмәккә тыккан. Эчәм дигәндә генә чүлмәк эченә төшеп киткән. Тамагы туйганчы рәхәтләнеп сөтне эчкән песи баласы. Чүлмәктән чыкмакчы була ләкин чыга алмый. Әй тырыша,әй тырмаша торгач арып йоклап китә.

Әби иртәнге чәен эчәргә чүлмәкне өйгә алып керә. Чүлмәктәге сөтне чәйгә салам дигәндә әби песи баласының чүлмәк эчендә йоклап ятканын күрә. Көлеп җибәрә. Чүлмәктән песи баласын уятмый гына алып үзенең караватына куя. Шулай итеп песи баласы әби белән бергә яши башлый. Песи баласы чүлмәккә төшкәненә әле дип сөенеп туялмый.

Киров урта мәктәбенең 3нче класс укучысы Нурия Камалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев