Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Чиләктәге “бассейн”

Мин уйлап-нитеп тормадым, күлмәкләрем, җылы оекларым белән бергә чиләк эченә кереп утырдым...

Кечкенә чакта әниләр берәр җиргә барасы булсалар, мине дәү әниләрдә калдыралар иде. Шулай беркөнне мине тагын дәү әниләргә китерделәр. Дәү әни белән уйнап та алдык, чәй дә эчтек. Дәү әни нәрсәдер кирәк булып, ишекне бикләп кибеткә китте. Бәләкәй якта ишек төбендә чиләк белән су тора иде. Мин уйлап-нитеп тормадым, күлмәкләрем, җылы оекларым белән бергә чиләк эченә кереп утырдым. Рәхәтләндем “бассейнымда” су 
чәчрәтеп уйнап. Дәү әнинең кайтып кергәч ишек кырыенда шаккатып тел шартлатып торганын әле дә хәтерлим.  
Хайбуллина Зәлинә, Мамадыш районы, Үсәли урта гомуми белем мәктәбенең 6 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев