Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Чын татар егете - Билал!

Дәрес  бара. Ә мин тыңлыйм. Уйлыйм...

Укытучы апам Диләрә Дугласовна татарча, туган телемдә дәрес аңлата. Мин – татар малае. Горурланам. Горурланам татар гимназиясендә белем алуым белән.
Беләәәәм, өч тел белергә кирәк. Минем яраткан телем – туган телем. Әби-бабам, әти-әнием бүләк иткән тел – миңа иң кадерлесе.
Үзем белән булган бер-ике кызыклы хәлне сезгә дә сөйлим әле. Әнием аны бигрәк тә горурланып сөйләргә ярата.


Миңа биш яшь чагында, Чаллыдан абыйларым кунакка кайттылар. Алар русча сөйләшә, ә мин аңламыйм, берчиттә уйныйм икән. Әнием әйтә икән: – Улым, сиңа да русча сөйләшергә өйрәнергә кирәк инде. Мин: – Юк, мин русча өйрәнмим, татарча гына сөйләшәм. Мин Актанышта гына яшим, – дигәнмен. Ә иң кызыгы шул – хәзер дә көләсем килә минем.


Бервакыт күршегә кунакка кайткан Казан кызлары «Как тебя зовут?» дип сораганнар. Ә мин аптырап тормыйча, «Мин  заводтан килмәдем!» дип, усал итеп әйткәнмен дә, китеп барганмын.
Хәзер мин зур үстем. Шәһәргә барсам да, туган телемдә рәхәтләнеп сөйләшәм. Рус, инглиз телләрен өйрәнәм.

Чын татар егете икәнемне раслап, “Татар егете-2022” конкурсында Гран-при алдым! Бу конкурска катнашуым да бик кызыклы килеп чыкты минем. Авылда әбиемнең бер агач тартмадагы киемнәрен җилләткәнен күреп, читтән генә күзәтеп тордым. Бәләкәй генә йозагы да бар иде аның. Түзмәдем, әбиемнән барып сорашкач, белдем,  “сандык”  булып чыкты ул. Ә андагы байлыыыыык, күрәсегез, беләсегез килсә, минем әби янына барыгыз. Түбәтәй, камзул, чабата, калфак, алъяпкыч, түшти һ.б. бар анда. Мин әбиемнән сорагач, ул әйтте: «Син, улым, татар малае! Татар малайлары иң матурлары, иң батырлары!» диде.

Минем матур да, батыр да буласым килә дип, түбәтәй, камзулларымны киеп, катнаштым бит конкурста. Җиңдем! Мин хәзер әти-әниемнең, әби-бабамның горурлыгы! Чын татар егете - Билал!
Беләсегез килсә, исемемне дә бик сайлап кушканнар үземә. Татар исемнәре китабында Билал –беренче азан әйтүче. Исемем җисеменә туры килә.

Мөхәммәтов Билал, Актаныш, 2В сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев