Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Чаллымны яратам

«Ак каурый» әдәби түгәрәге укучылары Кәримуллаева Камилә һәм Сәгъдиев Раил шигырьләре.

Чаллымны яратам

 

Яратам Туган илемне,

Җан атам Чаллым өчен.

Туган җирдә яшәү ямьле,

Тик монда арта көчем.

 

Чулман буенда наратлар

Чаллымны сафландыра.

Халкымның эшчән булуы

Күңелне рухландыра.

 

Хәтта көзге салкыннар да

Шыксыз булып тоелмый.

Шәһәрем гүзәл, кунакчыл,

Килгән кеше борылмый.

 

Төзелешләр гөрләп тора,

Төнлә дә шәһәр нурлы.

Чулман буенда кошларның

Тынганы юктыр моңы.

 

Гүзәл, ап-ак каламны мин

Алмаштырмам бернигә!

Тыныч яшәсен халкым,

Тимәсеннәр илемә!

Кәримуллаева Камилә, Чаллы, 5нче сыйныф, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы.


Туган илдә яшәү рәхәт

Туган илгә ямьле язлар килсен,

Җәен җиләк пешсен аланда.

Шул аланда үскән һәр чәчәк тә

Елмайсыннар кошлар моңында.

 

Туган илгә алтын көзләр килсен,

Келәм түшәп һәрбер сукмакка.

Ак карлары юрган булып ятсын,

Табигатьне күмеп тынлыкка.

 

Минем Туган илкәемдә генә

Кабатлана һәр ел фасылы.

Һәрберсендә сау-сәламәт булыйк,

Яшәүнең бит шунда асылы.

 

Серле чишмә

Бакча артында бар чишмә

Һәрчак шунда төшәбез.

Бабам белән чистартабыз,

Көн дә суын эчәбез.

 

Бабай әйтә: «Чишмә изге,

Начар уйны көйдерә.

Чишмә суын эчкән чакта,

Канга җылы йөгерә».

 

Начар уйны көйдерә, ди,

Ул каян аны белсен?!

Ярсыганда бик шифалы,

Суыта йөрәк хисен.

 

Чишмә суы бик тә салкын,

Ничек җылы йөгерсен?!

Һәрчак бабам белән йөрим,

Ачмасмы  диеп серен.

Сәгъдиев Раил, Чаллы, 5нче сыйныф, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев