Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Буталган

Шаян моңсуланып мәктәптән кайтып киткән. Кайткач та караса, календарьда 13нче май икән, ә аның туган көне 23нче майда бит!

Бер  авылда Шаян исемле малай яшәгән. Укырга һәм язарга бер дә 
яратмаган, аңарга тиздән 10 яшь туласы булган. Ул мәктәптән елмая-елмая 
кайтып җиткән һәм ничек туган көнен үткәрергә дип хыялланып планнар 
төзегән. Шаян яшен тизлеге белән өй эшләрен эшләп тә куйган! “Гадәттә, 
төнгә кадәр өй эшеңне эшлисең, ничек әле бүген шулай тиз? “- дигән әнисе. 
Шаянга бер минут вакыт бер сәгать кебек тоелган. Иртән йокыдан торгач, ул 
битен юган, букчасын тутырган, ләкин иртән аны беркем дә котламаган. 
Шуңа күрә аның кәефе нык төшкән. Мәктәпкә килгәч, иң яхшы дуслары да 
аның бүген туган көне икәнен оныткан. Ул елый-елый мәктәптән кайтып 
киткән. Кайткач та озак итеп моңсуланган. Ә башын күтәреп караса, 

календарьдә 13нче май булган, ә аның туган көне 23нче майда бит! Шунда Шаян 
бу хәлнең үзенең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыкканлыгын аңлаган. 
Фәрзекәева Дилбәр – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы 
сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев