Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Булдырдым!

42нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Нуруллин Самат шигыренә 6нчы Е сыйныфы укучысы Медведева Доминика рәсеме.

Җәй буе авылда тордым,
Дәү әнигә булыштым.
Көн дә иртә таңнан торып,
Көтүләрне куыштым.
Көтүгә дә чыктым әле,
Сыерларны сакларга.
Әбием мине өйрәтте
Хәтта сыер саварга.
Мин малай диеп тормадым,
Булыштым барлык эштә.
Ял итәргә дә өлгердем,
Клубка чыктым һәр кичтә.

Чаллы, 42нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Нуруллин Самат. «Тылсымлы каләм» түгәрәге әгъзасы.

42нче мәктәпнең 6нчы Е сыйныфы укучысы Медведева Доминика рәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев