Борынгыдан килгән мирас ул – тел
Укучылар иҗаты

Борынгыдан килгән мирас ул – тел

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Мирзануров Раяз шигыре.

Туган телем

Борынгыдан килгән мирас ул – тел, 
Ата-бабаларым бүләге.
Тарих-йолаларны сыендырган, 
Безгә дигән изге теләге.

Газиз телем, туган телем аша,
Дөнья матурлыгын тоямын. 
Күпме яңгыраса да аһәңлеген, 
Моңлылыгын тыңлап туялмыйм.

Татар теле – уртак байлыгыбыз,
Аны саклау безнең төп бурыч!
Гасырларны гасырларга ялгап,
Чыныкса да булып нык корыч.

Мирзануров Раяз, Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев