Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бәхет ни икән?

«Күңелемдә шигырь туды» сәхифәсендә укучылар иҗаты.

Булсын тынычлык

 

Тынычлык телим,

Туган илемдә.

Кол булып яшәү

Язмасын безгә.

 

Яз саен кояш

Елмаеп торсын.

Кошлар тик яхшы

Хәбәр таратсын.

 

Булсын тынычлык

Кар яуган чакта.

Яшеллек чәчәк,

Аткан вакытта.

 

Булсын тынычлык

Уйда һәм сүздә.

Тамыр җәйсен нык

Өйдә һәм илдә!

Зилә Гатиятуллина, 7нче сыйныф, Чаллы шәһәре,  41 мәктәп, «Ак каурый» әдәби түгәрәге 

 

Ботактагы песиләр

 

Беркөнне шулай

Елга буенда

Күрдем тамаша:

Песи утыра

Тал ботагында.

 

Кечкенә алар,

Сырып алганнар,

Җаен тапканнар.

Һәр агач саен

Урын алганнар.

 

Күзәтеп торам:

Көн дә үсәләр

Нәни песиләр.

Назлап аларны

Җилләр исәләр.

 

Нәни песиләр

Үсеп тә җитте,

Яз үтеп китте.

Көтеп алынган

Җәй килеп җитте.

 

Хикмәт. Песиләр

Юкка чыктылар.

Бөдерә таллар

Яфрак ярдылар,

Матурландылар.

 

Мин агачларның

Белдем хәйләсен:

Туннар кидергән,

Саклап һәммәсен,

Салкын тимәсен!

 

Бәхет ни икән?

Һәрчак уемда

Нәрсә ул бәхет?

Алтын таулармы?

Я бик зур тәхет?

 

Һәрчак хыялда

Минем зур бәхет.

Алсыннар миңа

Нәни генә эт.

 

Ашармы хыял

Беркайчан чынга?

Керерме берчак

Бәхетем кулга?

 

Беркөнне шулай

Ишек төбендә,

Тартма эчендә

Бәхетем өрә.

 

Һай, бәхет якын,

Кул сузымында.

Сөен, рәхәтлән,

Кулыңа ал да!

 

Көчек – зур бәхет,

Көтеп алынган.

Хыялга чумып,

Төн йокламаган.

 

Бәхет йөгерә,

Арттан калмыйча.

Уйнадык, чаптык,

Һич туктамыйча.

 

Туйдыра икән,

Уйнап арыдым.

Мин башка бәхет

Эзли башладым...

Диләрә Гыйзәтуллина, 5 Г сыйныфы, Чаллы шәһәре,  41 мәктәп, «Ак каурый» әдәби түгәрәге 

 

Шыя елгасы
Авылымның яныннан
Шыя елгасы ага.
Яр буенда ел буе
Шау килә бала-чага.
Җәй көне су керәләр,
Кышын тимераякта.
Шыя кебек тыныч елга
Юк та бугай бу якта.
Шыя яры куе тал –
Үтеп чыкмалы түгел.
Тирәкле елга буена
Тартыла минем күңел.
Башларын ия таллар
Җил искәндә, иренми.
Сандугачлар өзеп сайрый,
Тик үзләре күренми.
Кайвакытта, су өстендә,
Җәен ак кар яуган күк.
Коеналар каз-үрдәкләр,
Күрегез килеп иртүк.
Язын ярсый гына елга,
Балыклар өскә чыга.
Нинди сихри көчкә ия
Яраткан елгам – Шыя!

Алисә Мубаракшина, Мамадыш районы, Дусай авылы, 4 нче сыйныф.

 

Тигез бирелми

Бәхет ул бар кешегә дә

Тигез итеп бирелми.

Үрмә гөлләрдәй үрләргә

Үсә-үсә – үрелми.

 

Бәхет бирелә дөньяда

Күп эшләгән кешегә.

Бәхетле булыйм дисәң,

Эшләргә дә эшләргә.

 

Бу дөньяда бар кешегә

Телим зур бәхет кенә.

Бәхетле булу серләрен

Кеше тик үзе белә.

 Гамил Шәйдуллин, Актаныш районы, Аккүз мәктәбе, 7 нче сыйныф.

 

Яңа дус

Безнең йортка песи ияләште,

Кечкенә ул, сары таплары бар.

Шундый елгыр, ишек ачылуга

Килеп әйтә гүя: «Ашат, зинһар!»

И сыйлыйбыз апам белән икәү

Әни күрмәгәндә, кача-поса.

Әни түгел, орышачак безне

Җыештыручы апа, күреп калса.

Ачуланса инде, апам бар бит,

Җыештырыр песи артыннан.

Ә мин үсим әле, песикәй дә

Үсеп җитәр калмый артымнан.

Рәйхан Зәйнуллин, Бөгелмә шәһәре, 5 нче мәктәп, 3 нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X