Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бим – кара колак

Актаныш районы Киров урта мәктәбенең 3 класс укучылары иҗаты

Песием

Песиләр – күңелне күтәрә торган җан ияләре, шуңа күрә мин аларны бик яратам. Минем  дә шаян песием бар, аны туган көнемә әтием бүләк итте. Без бер-беребезгә тиз ияләштек.

Песием көлсу төстә, йомшак йонлы, яшел күзле. Ул уйнарга бик ярата. Минем мәктәптән кайтканымны сагынып көтеп ала, аякларыма килеп сырпалана. Дәрес әзерли башласам, тезләремә менеп утыра. Минем песием йокы чүлмәге- йокларга бик ярата.  Без аны урамга да сирәк алып чыгабыз, мин аны югалтудан бик куркам. Песием дә минем кебек тәмлетамак, тәмле әйберләрне бик ярата. Дусларыма да песием бик ошый, без аны барыбыз да бик яратабыз.

Зәмирә Галимянова.

Бим – кара колак.

Минем яраткан этем бар, аның исеме Бим. Ул үзе ап-ак төстә, күзләре һәм бер колагы кап-кара. Ул   минем иң якын дустым, яклаучым, саклаучым. Җәй көне мин аның белән бер дә аерылмыйм, бергәләп су керәбез, урамда уйныйбыз. Бим – акыллы эт, ул мине бик тиз аңлый. Ә хәзер ул минем мәктәптән кайтканны көтеп ала, мин дә аның көткәнен белеп, ашыга-ашыга кайтам.

Айнур Гайнетдинов .

Тавыкларга көн юк

Эт – кешенең иң якын һәм тугры дусты. Безнең Пушок исемле этебез бар. Ул артык зур түгел, аклы-каралы төстә, аның йоннары озын. Без аны җылы сөт, тәмле аш, боткалар белән сыйлыйбыз. Ул рәхмәт әйтеп, шатланып койрыгын болгап тора. Бәләкәй генә үзе, ә бик җитез, кай арада күршеләрнең кергән тавыкларын пыр туздырып куып та чыгара, янәсе, ул хуҗа, тәртип саклый. Безгә чит кеше килүен әллә кайдан сизә, хәзер өрә башлый. Мин үземнең Пушогымны бик яратам, аның белән бик күңелле.

Райнур Шәяхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев