Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бик зур очрашу!

Якын жирем көтә мине бүген, шуның белән мин бик бәхетле...

Бик зур очрашу!

Туган төбәк көтә мине һәрчак,
Сагынадыр газиз кошчыгын.
Көтә мине бөдрә-бөдрә таллар,
Белсәләр дә ара һич югын.

Наратларым көтә мине анда,
Каенлыгым елый, сагынган.
Балачакта уйнап үскән кызлар,
Бүген инде ак шәл ябынган.

Якын жирем көтә мине бүген,
Шуның белән мин бик бәхетле.
Кайтып керер төбәк гөрләп тора,
Әйтегезче, бу чын бәхетме?!

Әлбәттә, чын! Адәм баласының
Ярсу жаны шушы өметтә,
Кендек каны тамган туган төбәк
Өмет өзми күпме көтеп тә. 

Көтә жирем, көтә арышларым,
Кайтам бүген, жанда зур ташу.
Бу очрашу очраклы түгел,
Күптән көткән, бик зур очрашу!

Мәктәп еллары

Белем илләренә алып керде
Затлы, моңлы, тәүге кыңгырау.
Колагымда аның чыңы калды,
Тынгы бирми авыр, зур сынау.

Онытылмаслык булып бер уелды,
И күңелле мәктәп еллары.
Тормышымда мәңге юлдаш булыр
Кыңгырауның моңлы чыңнары.

Танышканчы шушы мәктәп белән,
Ул әллә ни чит-ят тоелды.
Хәзер инде мәңге онытылмаслык
Хатирәдәй жанга сыенды.

Без китсәк тә, онытмачы син дә,
Әй мәктәбем, белем учагы!
Олы тормыш юлы сагындырыр
Газиз урын – мәктәп кочагын!

Камилә Әхмәдиева, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев