Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бигрәк суык...

Тышта суык, укулар юк, өйдә утырам...

Тышта суык, укулар юк,
Өйдә утырам.
Черновикны рәсем белән 
Бизәп тутырам.

Болай булмый, чыгыйм тышка,
Сулыйм һаваны!
Киендем дә тышка киттем,
Алып чананы.

Каршылады суык бабай,
Бик усал йөзе.
Керфегемне ап-ак итте,
Беркетте күзне.

Җиңемнән дә тотып карый,
Башлыкка тия.
Таба алмый чеметер җир.
Әйләнеп килә.

Тәки тапты нәзек җирне,
Битемнән үпте.
Чеметтең дип, авырттырып,
Тиз кереп киттем.

Шәкүрова Иркә, Актаныш районы Байсар мәктәбе 6нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев