Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бигрәк матур кышкы урман, карагызчы, балалар!

Лениногорск районының Зәй-Каратай авылыннан Гафиятуллин Дамир кышкы урман турында шигырь язып җибәргән.

Кышкы урман.
Ак чәчәкләр ява дисәң,
Яңа ел киче җиткән.
Җемелди яңа яуган кар
Әллә асылташ сипкән.

Сокланып туймаслык дөнья,
Бигрәк матур бу урман.
Яшел чыршы-наратларга
Ак челтәр япкан сыман.

Утлар кебек янып тора
Кызыл миләш, баланнар.
Бигрәк матур кышкы урман,
Карагызчы, балалар.

Басып торам мин сокланып,
Каранып тирә-якка.
Сокланмаслык та түгел шул,
Үзебезнең туган якка.

Гафиятуллин Дамир, Лениногорск районы,

Зәй-Каратай мәктәбе, 6нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев