Безнең ил
Укучылар иҗаты

Безнең ил

«Безнең ил — бик гүзәл җир, илебез матур, халкы бик батыр», дип шигырь язган Камалова Иделия.

Безнең ил –
Бик матур җир.
Илебез бик зур,
Җиребез бик мул.

Киң кырлары, болыннары,
Мәңге яшел урманнары.
Саф сулы чишмәләре,
Син дә килеп күр әле.

Безнең ил —
Бик гүзәл җир.
Илебез матур,
Халкы бик батыр.

Тынычлык телим илемә,
Байлык телим җиремә.
Гаиләләр бәхетле булсын
Тик туган илләрендә.

Камалова Иделия, 2 нче сыйныф укучысы, Саба районы Олы Кибәче урта мәктәбе.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев