Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бездә яши Шүрәле

Укучылар иҗаты.

Бездә яши Шүрәле 
Әти, әни, мин, абый — 
Без гаиләдә дүрт кеше. 
Бердәм булып яшибез, 
Һәркемнең бар үз эше. 

Әрләнебез бар әле, 
Кушаматы — Шүрәле. 
Аның белән бик кызык, 
Ярата төрле ризык. 

Әти белән әнине 
Чиксез хөрмәт итәбез. 
Кайгы-борчу килмәсен, 
Дус яшәсен гаиләбез! 

Әминә Мөхтәсимова, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, «Ак каурый» түгәрәге. 


Актаныш районы Пучы мәктәбе укучыларының иҗаты 
Егетләр 
Илләр гизеп йөриләр 
Егетләрнең уңганы. 
Бар эшендә булдыра 
Егетләрнең солтаны. 

Егетләр һәрбер эштә, 
Аямый үз көчләрен. 
Гаиләдә ныклы терәк, 
Хөрмәтлибез үзләрен. 

Хезмәт итә егетләр 
Ил тынычлыгын саклап. 
Исән-имин кайтсыннар 
Үз илебезне яклап. 
Фаил Салихов 

Әтигә рәхмәт 
Әти мине тормышта 
Күп нәрсәгә өйрәтте. 
Үзе артыннан ияртеп, 
Эш тәртибен күрсәтте. 
Үзем яшь кенә булсам да, 
Хуҗалыкта булышам. 
Бик авыр эш булганда да, 
Сер бирмәскә тырышам. 
Туган кадерен белергә дә, 
Телемне сөяргә дә 
Әтием мине өйрәтте, 
Мин аңа зур рәхмәтле! 
Ислам Вахитов. 


Әниемә 
Мин дөньяга килгәч тә, 
Җылы кулы белән 
Иркәләгән, назлаган, 
Яраткан әниемә мең рәхмәт! 

Авыр булган чакларда да, 
Түзем булырга өйрәткән 
Көчле рухлы, нечкә күңелле 
Сабыр әниемә мең рәхмәт! 

Зөфәр Мөхәмәтдинов, Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев