Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Без -Тукай оныклары!

Балык бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Мөбәрәкшин Айтуган язган шигырь.

Татар телендә сөйләшәм,
Чөнки мин татар улы.
Татар телен яратам,
Мин бит Тукай оныгы!

Горурланып әйтә алам,
Яхшы минем татарчам.
Үз-үземә максат куйдым,
Татар телен онытмам!

Туган телне җырлыймын,
Саф татарча көй белән.
Тукай бабаема рәхмәт,
Кадерле ядкарь биргән.

Туган телне өйрәндем,
Атлап киткәч бишектән.
Туган телдә каршы ала,
Укытучым ишектән.

Яратыйк без Туган телне,
Без - Тукай балалары!
Татар илендә яшибез,
Без -Тукай оныклары!

Балык бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Мөбәрәкшин Айтуган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев