Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Без – “Китап сөючеләр” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр

«Без сыйныфыбыз белән үзебезнең Саба район балалар китапханәсенә яратып йөрибез» дип яза 3нче сыйныф укучысы Шәймәрданова Айсылу.

Саба район балалар китапханәсенең китапханәчеләре Илсөяр апа белән Алия апа безнең сыйныфны китапханә каршында оешкан “Китап сөючеләр” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар итеп билгеләделәр.

Без сыйныф белән бердәм, актив булып төрледән-төрле чараларда, конкурсларда катнашабыз. Раил абый Гатауллин үткәрә торган “Әдәби марафон”да катнашып, туган ягыбыз Сабада узган “Әдәби Сабантуй”да катнаштык.

“Әдәби алан” – Саба район китапханәсенең Вконтакте битендә баручы онлайн проектта актив катнашып киләбез. “Әдәби Сабантуй”да шулай ук  “Әдәби алан” – “Җәйге китапханә” проекты белән чыгыш ясадык, хәтта безне «Шаян ТВ» дан да күрсәттеләр. Китапханәче апалар безгә төрле-төрле кызыклы, мәгълүмати  темаларга чаралар уздыралар. Мәсәлән: «Дорожный калейдоскоп» дип исемләнгән танып-белү сәгатенә ЮХИДИ хезмәткәрләре Насыйбуллин Илнур абый һәм Ягафарова Гүзәл апа килгәннәр иде.  Илнур абый “Юлларда куркынычсызлык” темасына чыгыш ясады, ә Гүзәл апа белән бердәм, актив булып  светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәләре буенча биремнәрне үтәдек, пазллар  җыйдык. Чара ахырында истәлек бүләкләре тапшырдылар.  

Шулай ук, Саба муниципаль районы буенча гражданнар оборонасы белгече Тимергалиева Ландыш апа белән «Янгын куркынычсызлыгы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Ландыш апа безне янгын чыгуның гомуми сәбәпләре, янгынның куркыныч факторлары, янгын сүндерү чаралары һәм алардан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды. 

«Это я, это я, это все мои друзья!», «Огонь и вода» уенында укучылар актив катнашып, «Чайнворд» сорауларына да җавап биреп, үзебезнең янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре белүләребезне   күрсәттек.

Илсөяр апа белән Алия апа һәр чарада да шул темага багышланган китаплар белән таныштыралар. Мәсәлән:  «Янгын куркынычсызлыгы» чарасында С.Маршак “Кошкин дом”, “Пожар”, К.Чуковский “Путаница”, Л.Толстой  “Пожарные собаки”, С.Михалков “Дядя Степа” китапларына мәгълүмат бирделәр.

Без сыйныфыбыз белән үзебезнең Саба район балалар китапханәсенә яратып йөрибез.

Шәймәрданова Айсылу, Саба гимназиясенең 3 “А” сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев