Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бетте баш!

Урын җыйганда юрган эчендә адашкан бер малай турында шаян хикәя.

Казан читендәге бер өйдә Әмирхан исемле малай яши. Әмирхан бик шаян һәм шук малай. Бик тә качышлы уйнарга ярата.
Беркөнне әнисе аны үзләренең йокы бүлмәсенә чакырды һәм урын-җирне җыеп 
куюын үтенде. Шулчак ишектә звонок шалтырады. Ә анда дусты Азат басып тора иде. Әмирхан аны өйгә, үз янына чакырды.
– Әни миңа каникулларда тик ятмаска, урыннарны җыярга өйрәнергә кушты! - диде ул.
Ә Азат елмайды һәм кисәк нәрсәнедер исенә төшереп, болай диде:
– Мин кичә телефонда бер видео карадым. Анда урын җыйганда юрган эчендә 
адашкан бер малайны күрсәттеләр. Көне буе эзләгәннәр. Кичкә генә 
тапканнар.
Әмирхан куркып куйды. Әмма алар гаиләсендә әти-әни сүзе закон шул.
– Ярар, дустым, әгәр мин  югалсам, милиция чакыртырсың! - диде.
Шулай итеп Әмирхан карават янына килде һәм зур юрганны нәни куллары 
белән күтәрде. Шулчак Азат:
– Әмирхан, минем су эчәсем килә, - диде.
– Тукта, көтеп тор, мин югалсам...
– Мин тиз генә, - диде Азат һәм кухняга чыгып китте.
Ә ул кире кергәндә Әмирханнан җилләр искән иде. Бары карават тирәсендә 
аның “Коткарыгыз! Ауууу!” дигән тавышлары гына ишетелде. Азат “Бетте баааш!!!” 
дип кычкырды һәм иптәшен эзләргә тотынды. Бүлмәдә тамаша, тавыш 
башланды. Бу тавышка аптырап, бүлмәгә Әмирханның әнисе килеп керде. 
Башта Азатны, аннары улы Әмирханны юрган арасыннан аерып алды. 
– Эх, сез егетләр! - диде әни кеше һәм минут эчендә ялт итеп урынны җыеп та 
куйды.
Малайлар аңа ниләр булганны, видеодагы хәлләрне сөйләп бирделәр. Әни кеше 
балаларга болай диде:
– Менә шуңа күрә телефонда күргән һәр нәрсәгә ышанмагыз. Ә үз көчегезгә 
ышанып эшне башкарыгыз!


Гарифуллин Риназ Рәдифович, 9 яшь, ТР Арча шәһәре, МБОУ "АСОШ №6".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев