Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Берүк алай дия күрмәгез!

Күңел эретерлек сүзләр бар...Күп кеше яшүсмерләрнең проблемалары була алмый дигән фикер йөртә. Әйе, бәлкем сез дөрес фикерлисездер дә, ләкин болар сезнең өчен генә вак-төяк.

Кайчагында бар дөньяңны онытып, якын кешенең кочагына сыенып, бар күз яшьләрен түгеп елыйсылар килә бит. Уку, гаилә, дуслар арасында булган аңлашылмаучанлыкларны, проблемаларны чишү юлын берәр кемнән ишетәсе килә. Кемнеңдер юатуы, һәрчак синең белән бергә булырмын, проблемаларны бергәләшеп чишәрбез дигән сүзләрен ишетәсе килә шул.
Үз эченә бикләнгән кыз бала булуы җайсыз икән. Кешегә барып, "Ярдәм итче, ялгызлыктан чыгу юлын табарга булыш әле?" - дип әйтергә кыюсызланасың. Кешегә үз дөньяңны ачарга куркасың. Аңа дөньямның ачкычын бирсәм, андагы саф суларны, гүзәл чәчәкләрне һәм дә ки үзем ничәдер еллар буе тырышып төзегән тормыш ямемне таптап китәр сыман.
Кешеләргә ышанып, аларның гафу итмәслек гамәлләрен кичереп, икенче мөмкинлек бирүдән баш тартырга өйрәнергә вакыт.
Менә уйлыйсыздыр, "Сиңа бит әле 14 яшь кенә, нинди проблемалар була ала синдә?" – дип. Берүк алай дия күрмәгез! Кеше тормышын белмичә, аны тәнкыйтьләмәгез. Әгәр дә кеше тышкы кыяфәте белән дөнья яратучан, аралашучан, һәрчак йөзендә елмаю балкып торучы адәм булса, аның эчке дөньясы да шундый ук ямьле дигән сүз түгел. 
Күп кеше яшүсмерләрнең проблемалары була алмый дигән фикер йөртә. Әйе, бәлкем сез дөрес фикерлисездер дә, ләкин болар сезнең өчен генә вак-төяк.

Яшүсмер вакытта иң борчый торган проблема - хыянәт. Кайберәүләрне дуслары ташлап китә, башкаларны сөйгән ярлары, ә иң куркынычы - ул әти-әнинең ташлап китүе.
Шулай ук тагын еш очрый торган проблема - курку. Укучылар арасында имтиханнарымны бирә алмам дип уйлаучылар да аз түгел. Кайчакта укытучылар: "Менә син укымыйсың, димәк, син имтиханнарыңны бирә алмаячаксың! "  - дип куркытуларыннан соң, укучылар укый башларлар дип ялгышалар. Шушы сүзләрдән соң бала куркып кала, аның психикасы бозылып, үз-үзенә кул салган укучылар бик күп күзәтелә.
Кеше теле күңел эретерлек, шулай ук тормыш җимерерлек сүзләр дә әйтә ала. Кайчагында уйламыйча әйтелгәннәре дә була, махсус кәеф төшерерлек итеп тә әйтә алулары бар.
Ләкин ни генә булса да, иң мөһиме - кеше булып калу.
Бар дөнья сиңа каршы чыкса да, бирешмәскә кирәк. Әгәр үзеңә ышанмасаң, сиңа беркем дә ышанмас. Бар кешегә, бар проблемаларга үч итеп, "Барына да түзәрмен, мин бит бирешә торганнардан түгел ! - дип каршы чык.

Гүзәл Хурамшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев