Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бергәләп бәйрәм итик!

Җиңү бәйрәме җитүгә, Килә халык һәйкәлгә.

Менә тагын язлар җитеп,

Май айларына кердек.

Бәйрәм көнен, Җиңү көнен

Бергәләп бәйрәм итик!

 

Җиңү бәйрәме җитүгә,

Килә халык һәйкәлгә.

Җиңү яулаучы батырлар –

Сез безнең йөрәкләрдә.

 

Ватан Ана һәйкәле дә

Балкып тора ерактан.

Солдатларга баш ияргә.

Бик күп кеше җыелган.

 

Мәңгелек ут янып тора,

Әйтерсең яшәү дәрте.

Ут һәм ялкын булып тибә,

Батырларның йөрәге.

 

Туган илен саклап алар,

Сугыш кырында калган.

Ватан аларның исемен,

Ташларга язып куйган...

Алсу Салихҗанова, Чаллы шәһәре, 31нче мәктәп, 8б сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев