Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бер күрүдә ярату («Дәвам итәбез» бәйгесенә)

«Дәвам итәбез» бәйгесенә Күгәрчен мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Зәйнуллин Илназдан килгән хикәя.

Мин аны күрүгә, каттым да калдым! Аякларымны кымшата да алмыйм, валлаһи! Йөгереп китәсем килә, ә ул...һаман безнең сыйныфка карап тора. Кара күлмәк, ак алъяпкыч кигән, сыйныфта калган кызларныкы кебек үк. Ләкин аның өстендә мәктәп үзенчә бигрәк тә матур, идеаль күренә иде. Алсу йөзле, кара, артка үрелгән чәчле бер кыз басып тора иде сыйныф бусагасында. “Танышыгыз, бу Алсу, ул сезнең белән укыячак,” – диде укытучыбыз. “Миңа гына карамаса ярар иде!” – дип уйлап куйдым мин эчемнән. Шул ук моментта Алсуга: “Илһам янына утыр,” – дип дәште апабыз. Минем йөзем помидор кебек кызарды. “Ничек кенә качарга икән? Аның янында утырып булмас! Әллә эчем авырта дип әйтергә микән?  Башыммы? Йөрәгемме? Нишләргә соң, ә?”. Алсу кечкенә генә адымнары белән минем партага таба килә башлады. Аның һәр кечкенә адымы миңа  текә тауга менгән кебек тоела, йөрәгемнең тибүе тизләшә һәм хәзер сикереп чыгып китәр кебек иде. Аңлаганыгызча, мин Алсуга бер күрүдә гашыйк булдым. Шулай да хисләремне тышка чыгармаска тырыштым.
– Сәлам, мин – Алсу, - дип, танышуны башлап җибәрде ул.
– Мин Илһам, таныш булыйк! – дидем мин.
– Синең яныңа утырсам ярыймы?
– Әлбәттә, утыр! – дидем һәм тиз-тиз генә аңа урын әзерләдем.
Үзенең тавышы да искиткеч матур икән әле. Шулай итеп, без дәресләргә киттек. Бүген мин һәрвакыттагыча кычкырып түгел, тып-тын гына утырдым.Шулай итеп, көн үтеп тә китте.
– Син кайда торасың соң? – дип сорарга булдым.
– Югары очта, - диде Алсу. Югары оч мәктәптән иң ерак урын икән.
– Мин дә шунда торам бит! – дидем, - Әйдә, икәү кайтабыз алайса.
– Ярый, әйдә.
“Шулай итеп, мин аны озатып куярга булдым.  Ә үзем авылның икенче башында тора идем. Бу көн минем өчен тәүге ярату бүләк итте,” – диде дә әти, әни белән танышуын безгә сөйләп бирде.
Мин дә берәр кайчан шулай балаларыма ярату тарихын сөйләрмен инде, – дип уйлап куйдым хисләнеп.

Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Зәйнуллин Илназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев