Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Белер идек кадерләрен хөрмәтле укытучыларның

Пучы мәктәбе укучыларының Укытучылар көне уңаеннан шигырьләре.

Шакирова Әминә, 8нчеБ классы укучысы.
Белер идек кадерләрен
Хөрмәтле укытучыларның.

Күңел ишекләрен кабат ачып,
Мизгелләрне искә төшерәм:
Егетләр һәм кызлар белән укып,
Белем серләренә төшенәм.

Сизелми дә китә икән үтеп
Бергәләп укыган чаклар.
Нәни генә күңел түрләренә
Туры юл таба укытучылар.

Тырышып, бар көчен куеп,
Белем бирә мөгаллимнәр.
Максат-бурычлар билгеләп,
Тормышка безне әзерлиләр.    

...Эх, кайтарырга иде үтеп барган
Самими балачак елларын.
Белер идек кадерләрен
Хөрмәтле укытучыларның.


Имамова Энҗе, 10нчы класс укучысы
Укытучым әгәр булмаса...


Имтиханга әзерләнгән көннәр
Хәтерләрдә мәңге калыр ул!
Аттестат алган көнгә кадәр
Уздык әле озын-бик зур юл.
Математика фәненнән
Әзерләндем имтиханга,
Өстәмә дәрескә йөрдем
Розалия Мулләхмәтовнага.
Вакытын да, көчен дә
Кызганмый ул бер тамчы.
Белемне бик тәмләп кенә
Өйрәтә аңышканчы.
Өстәмә дәресләремнең
Миңа файдасы тид.
Имтиханда иң югары
Әлбәттә минем билге.
«5»ле белән горурланып
Рәхмәт сүзләре юллыйм.
Укытучым-остазыма
Чын күңелдән бәхет юрыйм.
Розалия Мулләхмәтовна
Һәрчак ярдәмгә килә.
Үз фәненә мәхәббәтне
Бездә уята белә.
Тагын әле мең рәхмәтләр
Әйтәм сезгә, укытучым!
Сау-сәламәт булыгыз, сез.
Армас-талмас бөек остазым!


Шәехова Алинә, 9нчы класс укучысы
Данлы син, укытучым!

Гасырлардан гасырларга
Данлы син, укытучым!
Мәңге-мәңге яшә җирдә,
Аң-белем таратучым.

Ераклардан тора балкып
Сабырлык сезнең йөздә.
Чын ярату һәм гаделлек
Чагыла һәр сүзегездә.

Сездә булган сыйфатларны
Без алабыз үзебезгә.
Дөрес итеп кулланып,
Йөзәргә тормыш диңгезендә.

Кырыс та сез, шулчак гадел дә,
Дөреслеккә илтә юлыгыз.
Һәр баланы үз һәм якын күреп
Үтә сезнең һәрбер көнегез.

Гасырлардан гасырларга
Шанлы син, укытучым!
Озын-озак яшә җирдә,
Сөйкемле укытучым.

Ханнанова Рәмилә
Яраткан укытучым!

Укытучы белем биреп,
Аңлап киңәш бирүче.
Остазыма рәхмәт әйтеп
Баш иям алларында.

Яраткан укытучым,
Гел ярдәмгә килүчем.
Максатка юл күрсәтүчем,
Гөлназ апа ул минем.

Яшәп булмый укытучысыз,
Ул һава кебек кирәк.
Янәшәмдә булганда
Яшәү дә мәгънәлерәк.

Укытучыңны кадерлә, син.
Киңәшем минем шундый.
Укытучы булмый икән,
Киселер белем юлың.

Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев