Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әбекәем сөйли...

Мин тыңлыймын, әбекәем сөйли Октябрятка ничек кергәнен...

Мин тыңлыймын, әбекәем сөйли:
Октябрятка ничек кергәнен,
Пионерның алгы сафларында 
Галстуклар тагып йөргәнен. 

Тантаналы бәйрәм линейкасы 
Сәбәпчеләр алгы сызыкта. 
Кулда үтүкләнгән ал галстук 
Дулкынландыргыч та, кызык та... 

Барабаннар кагып, быргы уйнап, 
Тәүге тапкыр алар бәйләнде... 
Ант иттек, – ди, – безнең гамәл шуннан 
Әйдәп баручыга әйләнде. 

Шефлык эше, көл-күмерен җыйдык, 
Өйдән-өйгә кереп урамда. 
Әби-бабайларның капка төбен 
Ялтыратып куйдык буранда... 

Пионерның кызыл галстугы 
Рух өстәде үрнәк эшләргә. 
Укулар да "4" ле "5 "ле булды, 
Юл бирмәдек начар көчләргә. 

...Әбекәйнең сөйләгәнен тыңлап, 
Уйлый-уйлый йоклап киткәнмен... 
Төштә, имеш, кызыл галстуклы 
Исламия-варис икәнмен!
Татар Суыксу мәктәбенең 3нче класс укучысы Галиуллина Исламия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев