Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бедәмлектә – көч

Чаллы шәһәренең 41 мәктәбендә эшләүче “Ак каурый” әдәби түгәрәгеннән яңа шигырьләр.

Җитәкчеләре –  Вагыйзова Гөлия Наил кызы

Бедәмлектә –  көч

Мин тормышны бик яратам,

Булмасын анда сугыш.

Жирдә тынычлык булсынга,

Дустым, син дә бик тырыш.

 

Тырышыйк, әйдә бергәләп,

Яхшы укыйк, барыбыз да.

Чөнки илнең киләчәге

Бары безнең кулыбызда.

 

Арабыздан кемнәр чыгар:

Укытучы, табиб,  эшче...

Кемдер инженер, я сатучы,

Я булмаса,  зур житәкче!   

 

Кем булсак та, бердәм булыйк,

Тамчылардан күл җыела.

Аккош, чуртан, кысла булмыйк,

Бергәләп  җиңел барыла.

 

Бедәмлектә –  көч икәнен,

Без әле курсәтербез!

Бар дошманга үч итеп,

Тормышны гөрләтербез!

 

Кәримуллаева Камилә, Чаллы, 41 мәктәп,  5нче сыйныф,  “ Ак каурый”  әдәби  түгәрәге әгъзасы

 

 

Кырау

Тәрәз ачып карасам,

Бөтен җиргә ак кунган.

Үсемлекләр бозланган,

Аларны суык алган.

 

Алмагач чәчәк аткан,

Үләннәр дә калыккан.

Шундый ямьле бер мәлдә

Аларны кырау суккан.

 

Кыш инде күптән киткән,

Язның ахыры җиткән.

Ә салкын кире кайтып,

Бозларын элеп киткән.

 

Закирова Әдилә, Чаллы, 41 мәктәп,  8 нче сыйныф,  “ Ак каурый”  әдәби  түгәрәге әгъзасы

 

Хәйләкәр  керпе

Бара идем юл буйлап,

Яшел куаклар карап,

Нидер утыра шаулап,

Фыр-фыр  килеп, еш сулап.

 

Энәләрен тырпайтып,

Утыра миннән качып,

Йомгак кебек чорналып,

Һичничек булмый ачып.

 

Курка микән тияр дип,

Тунын  алып кияр дип,

Я булмаса,  нык итеп,

Бик яратыр, сөяр дип.

 

Курыкма, тимим диеп,

Торам каршында биеп.

Китте керпем, туйдым дип,

Куак артына кереп.

 

Рафикова Алинә, Чаллы, 41 мәктәп,  8 нче сыйныф,  “ Ак каурый”  әдәби  түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев