Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бәхетле гаилә сере

Гаилә темасына ике шигырь.

Бәхетле гаилә сере

Гаиләң булу – бәхет бит ул:
Өең тулы туганың бар,
Серләреңне бүлешергә,
Киңәшергә үз кешең бар.

Ризыклар да тәмле була,
Пешергәнгә бергәләшеп.
Барлык эшләр уңып тора,
Эшләгәндә күмәкләшеп.

Кичләр үтә бик күңелле:
Шау-гөр килеп тора өйләр,
Бәйрәм кебек була һәр көн,
Уйнап тора матур көйләр.

Тормыш булгач, булып тора
Гаиләдә дә төрле мәлләр.
Бергә җиңел чишеләләр
Килеп туган кыен хәлләр.

Бәхетле гаиләнең сере
Бердәмлектә дип мин уйлыйм.
Шундый гаиләм булганына
Шатланып бер дә туймыйм.

Хаҗиева Ләйлә, 14 нче гимназиянең 9 нчы «А» сыйныфы укучысы.

Әти-әни – ике канат

Шатлыгымны, борчуымны
Уртаклашам әни белән.
Күңелемә туры юлны
Таба белә әни генә.

Авыр булган чакларымда
Яклау табам әтиемдә.
Рухландыра һәм көч бирә
Әти әйткән сүзләр генә.

Алар янда булган чакта
Күңелле һәм җылы өйдә.
Җанга рәхәт, тыныч була,
Кайтып кергәч алар өйгә.

Әти-әни – ике канат
Тигез булып яшәгәндә,
Тулы булыр бәхет касәм,
Тик булсыннар имин генә. 

Хәмәтвәлиева Әдилә, 14 нче гимназиянең 9 нчы «Б» сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев