Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Батырлыкта – матурлык

“Кем ул батыр?” Әйтегезче миңа: батырлыклар нидә чагыла?

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының «Батырлыкта — матурлык» темасына иҗат эшләре. Укытучылары: Гөлназ Муллагалиева.

Вахитов Ислам
Батыр

“Кем ул батыр?” Әйтегезче миңа:
Батырлыклар нидә чагыла?
Батырларның исемнәре җиргә
Нинди хәрефләрдән языла?
Бүген күпләр илебезне яклап,
Яу кырында көчен түгәләр.
Ул абыйлар тынычлыкны саклап,
Безгә яшәү өмете бирәләр.
Беребез дә белми, алар күпме
Авырлыклар анда күргәнне.
Аңлыйбыз без бары җир йөзендә
Ватанпәрвәр булу кирәкне.
Чын Ир-атлар саклый илебезне,
Алар барда яшәр тынычлык!
Батырларга әйтик зур рәхмәтне,
Батырлыкта бит ул – матурлык!


Шакирова Әминә
Батырлыкта - матурлык

Кояшлы бер иртә,
Өйдән бик тә еракта.
Бер солдат окопта,
Күз яшьләре тама.

"Үлем", - дип курыкмады,

Батырларча сугышты.
Гәрчә үлем күп тапкыр
Үкчәсенә ябышты.
Шатлана ул үз эченнән
Илен саклый алганга.
Җиңү дә бүләк итәр ул
Халкына, якыннарга.


Шәехова Алинә
Туктатыр идем бу сугышны

Дөньядагы барган бу вәзгыятькә
Ничек тыныч кына карарга?
Әтиләр, улларын җибәргәннәргә
Нинди җылы сүзләр табарга?
Юк шул... Булдыра алсам әгәр,
Туктатыр идем мин бу сугышны.
Якыннарын көткән гаиләләргә
Кайтарыр идем тыныч тормышны.
Бабайлардан, китаплардан укып
Сугышны без ишетеп беләбез.
Сугышның без нинди "салкын"
Һәм куркынычлыгын хәзер күрәбез.
Күзалдында абыйларның
Сугышка дип утырып киткәне.
Ярсый- ярсый балаларын озатып,
Әниләрнең күз яше түккәне.
Юк кирәкми безгә мондый сугыш!
Ил-көнебезгә тынычлык кирәк!
Гаиләдә әтиләр һәм абыйлар -
Тормышыбызда бик зур терәк.
Якыннарыбыз һәрчак янда булып,
Сау-сәламәт булсыннар.
Дөньяларыбыз гел тыныч булып,
Исән һәм имин торсыннар.


Вахитова Әдилә
Кем ул – батыр?

Күрдем бит мин, ачлык ни икәнен,

Күмәч эзләп талган күзләрне...
Еллар түгел, бары авырлыклар,
Якынайта икән көзләрне...
Салкыннардан, ялкыннардан түгел,
Ачынудан өзелә үзәкләр...
Шартлаулардан җирләр тетрәгәндә,
Ничек түзә икән йөрәкләр...
Без борчылган тормыш мәшәкате,
Бер уйлансаң, бигрәк вак икән...
Дөньялары җитеш заманда да,
Суга тилмерүләр хак икән...
Тормышларда ачы борылышта,
Аңлашмыйча уза гомерләр...
Бу егетләр түзгән сынауларга,
Түзә алмас хәтта тимерләр...
Дөнья җилләренә каршы барып,
Туры тотам тормыш җилкәнен...
Үз күңелем белән күрдем бит мин,
Чын дуслыкның нәрсә икәнен…

Ә кем ул - батыр? Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең
белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач булып та соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме?

Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул.
Батырлык безгә электән үк билгеле, чөнки илебез тарихы бик күп сугышлар кичергән.
Бүгенге тормышыбыз да тыныч түгел. Илдә барган камалышлар һәрберебезне борчуга
салды. Тарихыбызда кара эз калдырачак сугыш һәрбер гаиләгә авырлык китерә, кеше
язмышлары белән уйный, күпме сабыйны тилмертә, аларның балачакларын урлый.
Әлеге рәхимсез сугышта безнең яклардан да патриотик рухлы, батыр, чын
солдатларыбыз катнаша.

Шуларның берсе – мәктәбебезнең физик культура укытучысы Әзһәмов Илшат Ришат улы. Ул 1989 елның 14 январендә Актаныш районы Иске Кормаш авылында дөньяга килә. 2014 елда Пучы урта мәктәбендә эшли башлый. Мәктәптә зур бер отряд – Юнармия отрядын җитәкли. Үзе кебек илебезнең чын патриотларын тәрбияли.
Матур гына эшләп йөргән җирдән, кулына корал алып, ил чиген сакларга китү аның
уена да кермәгәндер. Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Батырлык гади тормышта да әһәмиятле. Шуңа да аны үзеңдә үстерергә, башкаларга бу сыйфатны хөрмәт итәргә кирәк.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев