Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Батырлыкта — матурлык

Актаныш районы Пучы мәктәбе укучыларының иҗат җимешләре белән танышабыз.

Укытучылары: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева.

Батыр

«Кем ул батыр?». Әйтегезче миңа:
Батырлыклар нидә чагыла?
Батырларның исемнәре җиргә
Нинди хәрефләрдән языла?
Бүген күпләр илебезне яклап,
Яу кырында көчен түгәләр.
Ул абыйлар тынычлыкны саклап,
Безгә яшәү өмете бирәләр.
Беребез дә белми алар күпме
Авырлыклар анда күргәнне.
Аңлыйбыз без бары җир йөзендә
Ватанпәрвәр булу кирәкне.
Чын Ир-атлар саклый илебезне,
Алар барда яшәр тынычлык.
Батырларга әйтик зур рәхмәтне,
Батырлыкта бит ул матурлык.

***

Мин әтигә рәхмәтле
Әти мине тормышта
Күп нәрсәгә өйрәтте.
Үзе артыннан ияртеп,
Эш тәртибен күрсәтте.
Үзем яшь кенә булсам да,
Хуҗалыкта булышам.
Бик авыр эш булганда да,
Сер бирмәскә тырышам.
Туган кадерен белергә дә,
Телемне сөяргә дә
Әтием миңа өйрәтте,
Мин аңа зур рәхмәтле!

Вахитов Ислам, 8 б класс укучысы.


Батырлыкта – матурлык

Һәркем үз сүзендә батыр була,
Тик батырлыкның б хәрефе дә юк.
Үзләре: «Мин көчле!» — дип әйткән була.
Ә чынлыкта бер эше дә юк.

Батырлык ул — илеңне сөю, кыюлык.
Кирәк үтәргә биргән сүзеңне.
Батырларда гына бөтен өмет,
Батырлык ул — үзе матурлык.

Хәбибуллина Румия, 6 а класс укучысы.


Кара болытлар җәелә,
Күктә яшен йоклый.
Болытта очып йөрүче тузан,
Торбалар шомлы җырлый. 

Дошманнар белән сугышырга
Батырларны Ватан чакыра.
Ир-егетләр хәрби бурычларын
Намус белән үти халкына.

Вәгыйзова Эльвира, 8 а класс укучысы.


Батырлыкта — матурлык. 

Кояшлы бер иртәдә, 
Өйдән бик тә еракта 
Бер солдатның окопта
Күз яшьләре тама.

«Үлем», — дип курыкмады, 
Батырларча сугышты. 
Гәрчә үлем күп тапкыр
Үкчәсенә ябышты.

Шатлана ул үз эченнән
Илен саклый алганга. 
Җиңү дә бүләк итәр ул
Халкына, якыннарга. 

Шакирова Әминә, 8 б класс укучысы.


Илләр гизеп йөриләр
Егетләрнең уңганы.
Бар эшендә булдыра
Егетләрнең солтаны.

Егетләр һәрбер эштә,
Аямый үз көчләрен.
Гаиләдә ныклы терәк,
Хөрмәтлибез үзләрен.

Сакта тора егетләр
Ил тынычлыгын саклап.
Исән-имин кайтсыннар
Үз илебезне яклап.

Салихов Фаил, 6 а класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев