Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Батырлар даны — мәңгелек

Актаныш районы Пучы урта мәктәбендә белем алучы 8 нче а һәм 8 нче б сыйныф укучыларының иҗат эшләре.

Укытучылары Гөлназ Муллагалиева


Вәгыйзова Эльвира

Еллар уза, дөнья ʏзгǝрǝ. Әмма канкойгыч сугышлар бʏгенге көндǝ дǝ бара. Кʏпме япь-яшь егетлǝр сугыш җирендǝ мǝңгелек ятып калалар.

Бөек Ватан сугышында бик кʏп кеше сугышты. Аларның арасында минем туганнарым да бар. Аның берсе — Нур Баян. Ул 1905 елның 28 маенда Татарстанның Актаныш районы Әнǝк авылында дөньяга килǝ.

Бөек Ватан сугышы башлану белǝн Нур Баян фронтка китǝ. Армиядǝ ул полкның партия оешмасын җитǝкли. Ул «Дивизия» газетасы редакторы, сǝяси эш буенча командир урынбасары була, ǝдǝби иҗат белǝн шөгыльлǝнʏен дǝвам итǝ, патриотик шигырьлǝр иҗат итǝ. Нур Баян сугыш бетǝргǝ берничǝ көн калганда, Австрияне азат итʏ өчен барган сугышларның берсендǝ һǝлак була.

Сугышта катнашкан туганнарыбызны онытмаска, ел саен аларны искǝ алырга тиешбез. Үзенең каләме һәм коралы белән дошманнарга каршы көрәшкән патриот шагыйрь Нур Баян белән чиксез горурланам.

Закирова Азалия

Мин, Закирова Азалия, Актаныш районы Түке авылында тудым. Без тыныч тормышта яшибез. Ерак бабам Шәймөхәмәтов Кәрим Чәчер авылында 1888 елда туган. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әсирлектә дә булган. Бик күп яралар белән кайткан.1967 елга кадәр яшәп вафат булган. 

Безнең авылыбызда Сабиров Хәмзә яши. Ул — Әфганстан сугышында катнашкан солдат. Без аның белән очрашып әңгәмәләр үткәрәбез. Аңа исәнлек-саулык телибез. 
Сугышта батырларча көрәшкән, бик күп яралар белән кайткан Галиев Миңнегали абый да безнең авылда яшәде. Ул да инде вафат хәзер. 

Солтанов Миннәхмәт исемле бабай булган. Ул бик күп яралар белән кайткан. Аның тугыз гына кабыргасы исән булган, дип сөйлиләр. Ул да инде вафат.

Алда телгә алынган ир-егетләр илнең тынычлыгы өчен көрәшкәннәр. Ә бүгенге көндә Солтанов Рәфил абый Украина сугышында катнаша. Исән-сау гына кайтсыннар. Алар — илнең тынычлыгы өчен көрәшүчеләр. Мин алар белән горурланам.

Дәүләтова Зәмирә

Минем ике бабамның да яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән. Аның берсе — Хөснимөхәммәт, аңа Батырлык өчен төрле медальләр биргәннәр. Шул ук вакытта Берлинга кадәр барып җитә. Сугыштан исән-сау кайткан, озын гомерле була. Икенче бабам Нургали, ул да шулай ук сугыш кырларыннан исән-сау кайта.

Хәзерге заманда да Украина якларында сугыш бара. Барлык кешеләрне, безнең илебезне саклар өчен киткән сугышчы солдатларның исән-сау кайтуларын көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев