Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Баш һәм мәгълүмат

«Тыңлыйм. Мәгълүмат. Баш ката. Анда чәчрәп вулкан ата» Әмир Фәрхуллин шигырьләре.

Баш һәм мәгълүмат

Учакта яна күп илләр,

Туган адәм ничек түләр?

Бакчада корый чәчәкләр,

Җиләк-җимеш үсемлекләр.

Җирдә атыла зур вулкан,

Җирне били соры калкан.

Ява җиргә әче яңгыр,

Яшен яшьни дөбер-шатыр.

Тиз арада төште эңгер,

Караңгы күренми кемдер.

Җир – әйтерсең лә Венера,

Күктән атыла гел сера.

Мине шулай итеп дөнья

Аңламастай бикләп куя...

Әллә инде мин үземне

Биклим үземне, сүземне...

Әллә инде җир чынлап та...

Тыңлыйм, булмый һич аңлап та.

Тыңлыйм. Мәгълүмат. Баш ката.

Анда чәчрәп вулкан ата.

Кар ява

Тышта кар ява әкрен генә,

Әкрен генә каплый җир йөзен,

Ботакта ясый ул бәс-энә,

Кар агартып әйтә үз сүзен.

 

Кар ява әкренләп һәр җиргә:

Һәр биткә, һәр җанга, кешегә,

Ак салкын - түзәргә, түзәргә,

Тыкшынма һичкемнең эшенә.

 

Кар ява әкренләп зур җиргә:

Шәһәргә, авылга, тауларга,

Бозланган кешенең күңеле –

Түгелә, терелә язларда.

 

 

Айнур

Айнур көзгегә карый,

Карый да чәчен тарый.

Төрле позага баса,

Бетчәләреннән поса.

Буласы килә таза,

Ә килеп чыга чё за?..

Бирә ул сиңа җанын,

Характеры шәп аның.

Болай ул әйтерсең жесть,

Ләкин кеше төрле есть.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев