Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Баш әйләнә

Әмир Фәрхуллин шигыре, Мамадыш районы, Кече Кирмән авылы.

Баш әйләнә, башлар ката

Җир безне әйләндерә.

Күңел тупаслыктан туза

Җир хәрәмне сеңдерә.

 

Баш әйләнә, аяк чаба

Без бер үк әйләнәдә.

Ясала бер үк ялгышлар

Яраларны бәйләмә.

 

Җир әйләнә, башлар ката

Якын да бит туган ил.

Яңа шыткан яфракларны

Өзеп ала көчле җил.

 

Егет китә, кызлар көтә

Талларны умыра җил.

Яңа шыткан яфракларны

Башын салдыра чит ил.

 

Хатын сөйли, ире уйлый

Кайчак шулай, кайчак юк.

Чишмәләр серле акса да

Җирдә яшәү гел бер үк.

 

Җирләр тетри, баш әйләнә

Җир башны әйләндерә.

Очып бара торган уклар

Сүзләрне бәйләндерә.

 

Кошлар үсә, канат ныгый

Зур офыкта урын киң.

Кошлар очып иңләр иде

Һаман да кыскара җиң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев