Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Барына да өлгерәм

Казан шәһәре Киров районы 15нче татар гимназиясе укучылары иҗаты.

Мәктәбем (Шаймитова Динара Илнур кызы, 9Б сыйныф укучысы)
Инде күптән бала булмасам да,
Күңелемне сызландырып,һәрчак,
Хәтер булып,төшләремә керә
Гамьсез үтеп киткән балачак.

Бөдрә чәчле кылган басулардан
Җитәкләшеп йөгерәм җил белән.
Шул җилләрдәй узган балачакның
Кире кайтмаслыгын мин беләм.

Күз алдымнан китмәс инде мәңге
Укытучымның нурлы карашы,
Белем иле-мәктәп сукмагыннан
Башланды бит олы юл башы.

Өмет тулы хыялларның берчак
Чынга ашарына син ышан,
Бер-бер артлы сынауларын куя,
Тормыш безгә үзе-имтихан.

Шул сынаулар аша үтү өчен,
Тою өчен көч,дәрт үзеңдә,
Күңелеңнең саф -пакълеге кирәк,
Тору кирәк әйткән сүзеңдә.

Барына да өлгерәм (Әхмәтҗанова Алинә, 5 Б сыйныф укучысы)

Унбишенче гимназия —
Башкалабызның күрке,
Шул мәктәптә укуым белән
Мин бит бик тә бәхетле.

Бишенче «Б» сыйныфында
Кеменәр укый дисезме?
Берсе булам аның менә —
Әхмәтҗәнова Алинә.

Бик тырышып өйрәнәм мин
Фәннәрнең нигезләрен.
Тарих, тел, әдәбият —
Иң яраткан фәннәрем.

Чит итмим башка фәннәрне дә,
Барсы да якын миңа:
Биология, география, рус теле
Һәм дә математика.

Бик күп түгәрәкләргә йөрим,
Барына да өлгерәм.
Театр, йога, акробатика,
Йөзәргә дә өйрәнәм.

Теләгең булса әгәр,
Вакыт кына табыла.
Рәсем ясарга яратам
Җырлыймын да аз гына.

Гаиләдә дә буш вакытны
Файдалы үткәрәбез.
Культуралы ял итүгә
Игътибарны бирәбез.

Гаиләбез белән йөрибез
Кинога, зоопаркка.
Театрны үз итәбез,
Барабыз аквопаркка.

Тормыш матур булсын өчен
Өлеш кертик үзебез дә,
Илебезгә имин көннәр, уңыш телик
Сез дә, без дә!

Җитәкчеләре – Казан шәһәре Киров районы «15 нче татар гимназиясе» татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалова Ләйсән Ильшат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев