Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бармы – бар, юкмы – юк

Ә сезнең берәр вакытны сыйныфташ белән бер сыйныфта укучының аермасы турында уйланганыгыз бармы? Гүзәл Хурамшина язмасы.

Гүзәл Хурамшинаның башка язмалары

Мин бу язмамда сыйныфташлар һәм бер сыйныфта укучы турында язасым килә - алар минем зур гаиләм. Проблема чыкса, без беркайчан бер-беребезне авыр хәлдә калдырмаячакбыз, һәрчак бердәм булып калачакбыз.

 

Ә сезнең берәр вакытны сыйныфташ белән бер сыйныфта укучының аермасы турында уйланганыгыз бармы? Юктыр, булса да бик аздыр.

Иң беренче фикерегез - сыйныфташ белән бер сыйныфта укучы бер үк мәгънәле сүзләр. Шулай бит?

Ә менә мин аларны икесе ике төрле сүзләр дип кабул итәм. Үзем аңлаганча, сезгә аермасы турында сөйләп карыйсым килә.

Бер сыйныфта укучы - ул синең өчен гади бер кеше кебек кенә. Син аны якыннан белергә теләмисең. Бармы – бар, юкмы – юк. Син аның мәктәпкә нигә килмәгәне белән кызыксынырга да уйламыйсың һәм аның ни өчен килә алмавы да сине борчымаячак.

Шулай ук, син сыйныфка керү белән аның юклыгын сизмәячәксең. Аңларсың микән, юк микән, ул сыйныфта укучы иптәшеңнән сиңа берәр нәрсә кирәк булганда гына, син аның хәлләрен белешә башлаячаксың, аны мактый, аңа соклана башларсың. Бер сыйныфта укучы иптәшеңне башкалар арасында “күрә” башлаячаксың.

Ә хәзер иң “кызыгы” - сыйныфта укучы кешегә синнән берәр нәрсә кирәк булса, син кабат “сукыраячаксың”, хәтереңне бетергәндәй кыланачаксың. Берничә ел үткәч, син барыбер аңа мохтаҗ буласың, шулай булгачтын, нигә үз-үзеңне юләрсыман тотарга?
Бер язмамда әйткәнемчә “Дөнья ул түгәрәк, адәм” . Шул сүзләремне янәдән кабатлыйсым килмәсә дә, әйттем. Шунлыктан, нигә кабатлаттырырга соң?

Әйдәгез, хәзер иң назлы сүзгә – сыйныфташка күчик. Бу сүзне әйтүгә нигәдер йөземә елмаю килде. Сыйныфташ, ул бер сыйныфта укый дигән сүз белән янәшә дә тормый дип уйлыйм. Ул күңелгә якын торучыларның берсе, һәрчак синең яклы булыр, авыр чакларда бер үзеңне генә калдырмаячак. Аңа синең мәктәпкә килмәвең барыбер түгел, ул кайгырачак, минут саен синең белән берәр хәл булмаган микән дип уйлаячак. Янәшәңдә яшәүче дусларыңнан синең турында сорашачак. Ул, гомумән, синең турыда борчылачак. Сыйныфташыңа сиң һәрчак мөһим кеше булачаксың.

Шуннан чыгып нәтиҗә ясыйк: сыйныфташ белән бер сыйныфта укучының аермасы зур дип уйлыйм, ләкин никадәр тырышсам да, нәрсә әйтергә, аңлатырга теләгәнемне дәфтәр битенә яза алмадым.

Гүзәл Хурамшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев