Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бәйрәм белән, әнием!

Чаллы шәһәренең 14нче гимназия укучылары әниләрен котлап шигырьләр язганнар.

Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Ләйсән Мирзаян кызы

Иң кадерле кешебез

Әни, син безнең тормышта
Иң кадерле кешебез.
Син булганга бу дөньяда,
Бәхет тоеп яшибез.

Синсез көннәр дә күңелсез, 
Кичләрен дә бик моңсу.
Син озакка киткән чакта,
Өйдә бик тә ямансу.

Нинди генә хәл булмасын,
Син һәрвакыт янәшә.
Авырмыйча, кайгы күрми,
Матур һәм озак яшә. 
Хәмәтвәлиева Әдилә, Чаллы шәһәренең 14 нче гимназиясе 9 нчы «Б» сыйныфы укучысы


Бәйрәм белән, әнием!

Бәйрәм белән сине, әнием!
Бездән сиңа изге теләкләр
Баш иябез бүген синең алда,
Кабул итеп алчы бүләкләр.

Олы җанлы, саф күңелле син,
Шундый булып калчы гомергә.
Язсын сиңа, безне үстереп, 
Бала бәхетләрен күрергә.

Туар таңнар һәрчак сиңа
Бары яхшы хәбәр китерсен,
Күңелеңдәге борчуларны
Яз яңгыры юып төшерсен.

Сәламәт бул, әни, һәрвакыт,
Озын булсын синең гомерең!
Безнең өчен бер дә борчылма,
Тыныч булсын синең күңелең.

Хаҗиева Ләйлә, Чаллы шәһәренең 14 нче гимназиясе 9 нчы «А» сыйныфы укучысы.

Иң якыным
Дөньяда иң йомшак куллар -
Әниемнең куллары.
Йокыларны татлы итә
Аның бишек җырлары.

Иң матур күзләр дөньяда -
Әниемнең күзләре.
Кояштай нурлар чәчеп,
Балкып тора йөзләре.

Дөньяда иң газиз кешем -
Ул яраткан әнием,
Иң сөйкемлем, иң кадерлем,
Иң якыным ул минем.

Зиатдинова Илүзә, Чаллы шәһәренең 14нче гимназиясе 9 нчы «Б» сыйныфы укучысы.

Син безгә бик кирәксең,
Берәү дә аңламаганда,
Сүземне тыңламаганда,
Хәлләремне Син аңлыйсың,
Сүзләремне Син тыңлыйсың.

Яңгырларга чыланганда,
Бураннарда адашканда,
Каршы чыгып, кул сузасың,
Кочагыңда җылытасың.

Авыр сынаулар килгәндә,
Инде җиңеләм дигәндә,
Җирдән тартып торгызасың,
Өмет утын кабызасың.

Үзең арып-талганда да,
Көч-егәрең калмаса да, 
Ярдәмгә һәрчак киләсең,
«Балам» дип янып-көясең.

Инде үсеп, зур булсак та,
Күп эшләрне булдырсак та,
Барчабызга зур терәксең,
Син бит безгә бик кирәксең!

Фатыйхова Әмирә, Чаллы шәһәренең 14нче гимназиясе 9 нчы «А» сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев