Бәби чәе – күркәм йола
Укучылар иҗаты

Бәби чәе – күркәм йола

Балык Бистәсе районы Биектау мәктәбе укучысы Сабирова Зәмирә язган шигырь.

Бәби чәенә җыела
Берәм-берәм әбиләр.
Бу бәйрәмне үткәрәләр
Туып торса бәбиләр.

Бәби чәе – күркәм йола,
Борын-борыннан килгән.
Бәлеш салып, бүләк алып,
Бармый калмыем, димә.

Чакырмыйча да килгәннәр
Бәби туена халык. 
Шау-гөр килеп тора йорт-җир
Сабый туган бит – шатлык!

– Исән-имин булып үссен,
– Тигез канатлы булсын!
Теләк тели һәрбер кеше
Сабыйлар күбрәк тусын! 

Балык Бистәсе районы Биектау мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Сабирова Зәмирә.


Нет комментариев