Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бабам да солдат булган!

Бабам еш кына үзенең яшьлеге турында искә ала. Үткән белән бүгенгене чагыштырырга ярата.

Мин, Шәрәфеева Зилә Илназ кызы, 2011 елның 21нче маенда Саба районы Кече Кибәче авылында, икенче бала булып, дөньяга килгәнмен. Без гаиләдә алты кеше. Иң өлкәне — безне тәрбиягә, дингә, дөрес яшәргә өйрәтүче ул минем Миннегали бабам.

Бабаем акыллы фикерләре, тәмле шаян сүзләре белән безне туры юлдан барырга өйрәтә. Авылыбызда озак еллардан бирле дин эшләрен алып бара. Мәчет манарасыннан бабам әйткән азан тавышы йөрәкләргә гүя бер тылсым иңдерә. Аның белән җәен җиләккә, дару үләннәре җыярга йөрүләр, кышын чаңгы белән сәяхәт итүләр балачагымның иң җылы хатирәләре булып истә калачак.

Бабам еш кына үзенең яшьлеге турында искә ала. Үткән белән бүгенгене чагыштырырга ярата. Мин аннан армия тормышы турында да сорыйм. Ул армиядә хезмәт итүнең егет кеше өчен бик кирәкле эш икәненә төшендерә. Егетләрнең аннан үзгәреп, ныгып, җитдиләнеп кайтуларын әйтә. Егет кеше өчен зур тормыш мәктәбе булуын аңлата. Минемчә, әби-бабай тәрбиясе алган балалар тормышка башка күзлектән чыгып карый. Безне сөендереп озак яшәгез, өлкәннәребез!

Шәрәфеева Зилә Илназ кызы, Саба районы Кече Кибәче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев