Авыр
Әмир Фәрхуллиннан яңа шигырь.
Җиңүчедән көнләшмәскә – авыр,
Үз-үзеңне эшләтергә – авыр,
Тырышлыкны ташлап китү – җиңел,
Ялкаулыкны ташлап китү – авыр.
Ялганлаганнарын күрү – авыр,
Ә үзеңә ялганлавы – җиңел,
Дөрес карар кабул итү – авыр,
Ялгыш карар кабул итү – җиңел.
Әгәр дә хаксыз сүксәләр – авыр,
Башкаларга тиз ышана күңел.
Ышанмыйча яшәү бигрәк читен,
Авыртмыйча, йөреп тору – җиңел.
Текә тауга күтәрелү – читен,
Текә таудан кире төшү – читен,
Хыялыңда очып китү – җиңел,
Чынбарлыкны дөрес кабул иттем.
Әмир Фәрхуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев