Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Авылымда кыш

Мөслим районы Әмәкәй мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Алсу Гиздатуллинаның шигырьләре.

Авылымда кыш

Чеметтереп битне,

Тешли кышкы суык.

Әйтерсең лә, кызык итә,

Өйгә кертмәкче ул куып.

 

Бизәкләгән тәрәзләрне,

Ул бит – оста рәссам.

Шундый кышкы матурлыкны

Күрер идек кайчан?

 

Кышкы авыл, туган авылым,

Киенгәнсең акка!

Кем юксынмый икән сине

Читкә киткән чакта?


Яңгыркаем, яу

Тынлыкны бозды

Күкрәү тавышы.

Җиргә сибәли

Яңгыр тамчысы.

 

Яңгыркаем, яу,

Син бит бик кирәк.

Игеннәр чыгып,

Үссеннәр тизрәк.

 

Сибәли яңгыр,

Яшен яшенли.

Елмаюларны

Йөздән яшермик.


Көз килде
Сары яфраклар коела,

Алтын көз килгән.
Кошларга да, китегез, дип

Көз әмер биргән.
Салкын яңгырлар башланды,

Уңыш жыелган.
Көзге муллык өстәлләргә
Оеп куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев