Авылым минем Каратал
Укучылар иҗаты

Авылым минем Каратал

Богады мәктәбенең 2нче класс укучысы Әминә Идрисова шигыре.

Туган ягым
Туган ягым, үскән җирем
Авылым минем Каратал.
Урманында бик күп үсә
Каен, юкә, зифа тал.
Табигате искитмәле —
Урман, кырлар, елгалар.
Авылым матур, төз урамнар,
Яши эшчән кыз-уллар.
Биек таулар сокланырлык.
Чана-чаңгы шуабыз.
Без бәхетле балалар дип,
Гел шатланып торабыз!

Әминә Идрисова, Богады мәктәбенең 2нче класс укучысы.


Нет комментариев