Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Авылым – изге урыным

Күгәрчен авылым якын, Әллә шунда туганга...

Күгәрчен авылым якын,
Әллә шунда туганга,
Әллә инде шундый якты,
Изге урын булганга.

Бик күпләр сагынып кайта
Күгәрченем талларын,
Читкә киткән кешеләре
Ышанычын аклармы? 

Күгәрченнең һәрбер төше,
Кешеләре бик якын.
Кайда барып,ни эшләсәң дә,
Онытма туган ягың.

Чит жирләргә киткәннәрнең
Төшләренә керәдер.
Кайтыгыз! - дигән чакыру
Үзәкләрен өзәдер.

Туган авылында калганнар
Мондый төшләр күрмидер,
Туган-үскән җире өчен
Игелекләр эшлидер.

Туган авылдан изгесе,
Якыны юктыр жирдә,
Мәңге яшә,Күгәрченем!
Бул данлыклы,гел үрдә! 


Хатлар язам

Хатлар язам киләчәккә,
Укыр микән берәрсе?
Жавабы булырмы икән?
Ниләр безгә көтәсе?

Хатлар язам киләчәккә,
Яхшылыкка юрыймын.
Язган хатымның юлларын
Кабат-кабат укыймын.

Хатлар язам киләчәккә,
Бәлки, жавап алырмын.
Көтәм,бәлки, алгы көннән
Берсе аваз салырын.

Хатлар язам киләчәккә,
Өметләнәм яхшыга,
Бары аклык, сафлык кына
Очрасыннар каршыма.

Әхмәдиева Камилә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 10 
нчы сыйныф укучысы.


Фото: https://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев