Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әтиемне яратам

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 2нче класс укучылары иҗаты.

Әтиемне яратам

Барыгызны да яратам,
Әтине бигерәк тә,
Чөнки авырлыклар килсә,
Әти кирәгерәк тә!

Өйдә бөтен авыр эшне,
Әтиебез башкара!
Аңа җитешкән кеше юк,
Эш башланса бакчада!

Өйгә керсәк булыша ул,
Әнигә дә миңа да!
Әти яхшы сүзен таба,
Һәрберебезгә дә!

Нургалиева Ясминә, Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 2нче класс укучысы.


Электрик минем әти

Электрик минем әти,
Авылларга ут бирә,
Шуңа күрә тирә-якта,
Әтине һәркем белә!

Электр чыбыкларын ул,
Карап-тикшереп йөри,
Армый-талмый,көнен-төнен,
Яңгыр һәм буран дими!

Бөтен кешегә булыша,
Кулыннан бар эш килә,
Берәр техника ватылса,
Күршеләр безгә керә!

Авыл халкы әтиемне,
Шулай ихтирам итә,
Әтиемнән үрнәк алам,
Мине шул хезмәт көтә!

Самир Амиров, Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 2нче класс укучысы.


Әтиемә
Әти үрнәк безгә һәр яктан да,
Ул акыллы, гади, ягымлы,
Әтием күк чын йөрәгем белән,
Яратам мин туган ягымны!

Дошман яный ил чигендә
Минем Туган илемә,
Әти китте үзе теләп,
Украина җиренә!

Без сугышны теләмибез,
Безгә Тынычлык кирәк!
Исән-сау йөреп кайтыгыз,
Дип тибә безнең йөрәк!

Җиңеп кайтыгыз дошманны,
Сугыш безгә килмәсен,
Кайгы-хәсрәт, югалтулар,
Безнең халык күрмәсен!

Зәринә Гарифуллина, Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 2нче класс укучысы.

Укытучылары – Гөлия Галимулловна Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев