Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әтием шахматчы да, балыкчы да

«Минем әтиемнең исеме – Фидан. Ул тырыш, фидакарь дигәнне аңлата» дип яза безгә Әминә Сәлимова.

Минем әтиемнең исеме – Фидан. Ул тырыш, фидакарь дигәнне аңлата. Әтием, чыннан да, бик тырыш кеше. Ул инде 15 елдан артык заводта эшли. Без әтием белән төрле экскурсияләргә барырга яратабыз, өстәл уеннары уйныйбыз. Аның иң яраткан уены – шахмат. Абыем белән әтием гел шахмат ярышлары оештыралар. Мине дә шахматка өйрәтергә тырышты, ләкин миңа ул кызык түгел. Шулай ук әтиемнең яраткан хоббие да бар. Ул – балыкчы. Авылга кайткач та, беренче эш итеп суалчаннар җыя. Ул тоткан иң зур балык – чуртан. Күбесенчә ул безне табаннар, сазаннар белән сыйлый.

Әтием ремонт эшен яхшы белә. Өйдә нәрсә генә ватылса да, ул аны рәтләп куя.  Шулай ук, ашарга да пешерергә ярата. Ашлар, боткалар пешерә. Ул мине төрле нәрсәләргә өйрәтә. Мәсәлән кроссовкидагы шнурларны бәйләргә дә әтием өйрәтте.

Әминә Сәлимова, Чаллы шәһәре, 19нчы мәктәп, 5В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев