Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әтием-горулыгым!

Минем әти укытучы, Тарих фәнен укыта. Бар нәрсәне яхшы белә, Мин белмәсәм, аңлата.

Минем әти укытучы,
Тарих фәнен укыта.
Бар нәрсәне яхшы белә,
Мин белмәсәм, аңлата.

Ярдәм итә миңа һәрчак
Менә болай, шулай ди.
Җиде үлчә бер кат кис, ди.
Ялгыш эшләп куйма, ди.

Яхшы дус та,киңәшче дә
Укытучы әтием.
Әтиемнән киңәш сорый
Хәтта минем әнием.

Абыйларым өчен дә
Үрнәк минем әтием.
Әле  ярый син бар, диеп
Мактап тора әнием.

Мактанчык кыз икән диеп,
Берүк  уйлый  күрмәгез.
Минем әти укытучы,
Барыгыз да белегез!

Горурланам әти белән
Сөйлим менә шатланып.
Әтием укытучы дип,
Йөрим мин горурланып.

Апас районы Апас урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина  Ләйлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев