Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әти белән икәү хоккей карыйбыз

Әтинең мине ничек беренче тапкыр тимераякка бастырганы бүгенгедәй хәтеремдә, шуннан соң хоккей белән дуслашып киттем.

Әти – минем өчен бик якын кеше. Ул – безнең гаилә башлыгы. Өйдә аны һәрбер кеше ярата һәм хөрмәт итә. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Ул – балта остасы. Әтием – гаиләбезнең иң кадерле кешесе. Ул өйгә кайткач, өйләр ямьләнеп китә. Әни аның кайтуына тәмле ризыклар пешереп көтеп тора. Кичләребез безнең күңелле үтә. Әти белән икәүләп хоккей карыйбыз.

Әтинең мине ничек беренче тапкыр тимераякка бастырганы бүгенгедәй хәтеремдә, шуннан соң хоккей белән дуслашып киттем.

Әтинең буш вакытлары булганда, җәйләрен Бака күленә балык тотарга төшәбез, ә кышларын бергәләп кар көрибез. Әти мине төрле эшкә өйрәтә. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», дигән девизны һәрвакыт истә тотарга куша. Нинди генә авырлыклар килеп чыкса да, беркайчан югалып калмаска өнди. Мин әтием белән бик горурланам!

Расих Кыямов, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе,  8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев