Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Аңлашылмый бу халәт

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Камилә Әхмәдиева шигыре.

Җуйдым өмет йолдызымны,
Таркалды бар хисләрем.
Нәрсә булды, бернигә дә 
Китми минем исләрем.

Үзем болай, карап торсаң,
Шук кебек күренәмдер,
Тик күңелдә әллә нәрсә,
Хисләрем сүреләдер.

Әллә нинди аңламаслык
Булып чыкты бу халәт.
Йөрәгемне телгәләде,
Югалды миндә сәләт.

Ташладым мин язуымны,
Баш тарттым жырлавымнан,
Музыка коралларын да
Алып куйдым каршымнан. 

Язмыйм дидем, җырламыйм да,
Югалды миндә сәләт.
Әллә нинди, яман нәрсә,
Аңлашылмый бу халәт. 

Камилә Әхмәдиева — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев