Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әниләр төрле була

Казан шәһәре 186 нчы «Перспектива» лицееның 3А сыйныфы укучысы Шиһапов Эльдар шигырьләре.

Әниләр төрле була
Әниләр нинди була?
Әниләр төрле була. 
Бик күп эшли торганнар,
Чисталыкта уңганнар.

Әниләр нинди була?
Бала күңелле була. 
"Бишле"ләрне күрүгә, 
Йөзенә шатлык тула.

Булышучы һәр эштә,
Армый әниләр бер дә. 
Улы белән утырып,
Дәрес хәзерли бергә.

Һәркемнең әнисе Җирдә 
Иң яхшы, иң матуры.
Күңелдә — изге теләге,
Йөзендә — кояш нуры!


Бишек җыры
Йокла, улым, үс син дәү,
Ял ит, бәхетем, бул дәү.
Әлли-бәлли-бәлли бәү
Әлли-бәлли-бәлли бәү.

Акыллы минем улым,
Ул бит минем уң кулым.
Әлли-бәлли бәлли бәү.
Үсәрсең син булып дәү. 
Әлли-бәлли-бәлли бәү.
Үсәрсең син булып дәү.


Шиһапов Эльдар, Казан шәһәре, 186 нчы «Перспектива» лицееның 3А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев