Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әниләр – дөньяның яме

Ул безнең өебезнең яме, аннан башка көннәр ямансу, төннәр озын.

Әни - дөньядагы иң матур, иң җылы сүз. Әниләр - алар дөньяның яме, без алардан башка дөньяны күз алдына китерә алмыйбыз. Һәр бала үз әнисен ярата, чөнки аннан да башка бу дөньяда кадерлерәк кеше юк. Башка балалар кебек  мин дә әниемне яратам һәм хөрмәт итәм.

Минем әниемнең исеме Гөлназ. Ул - укытучы, балалары бик ярата, аны эштә дә бик хөрмәт итәләр. Әниемнең пешерә торган ризыкларыннан да татлырак әйбер юктыр!

Ул безнең өебезнең яме, аннан башка көннәр ямансу, төннәр озын. Минем әнием уңган һәм бик ягымлы. Әниемә кем генә килсә дә, ул һәрберсенә булышырга тырыша. Ул күп вакытын безнең белән үткәрә, без дә аңа бик нык булышабыз. 

Һәр кеше өчен - әни иң якын кеше. Мин дә үз әниемне яратам һәм хөрмәт итәм, ул минем иң якын кешем. 

Садыйков Әмир - Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев