Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әниемнең җылы кочагын алыштырмам эссе җәйләргә

Мари Бүләр мәктәбе укучылары иҗаты.

Әниемә
Әниемнең җылы кочагын
Алыштырмам эссе җәйләргә.
Әни мәхәббәте-мәңгелек ул,
Рәхәт мизгел сагынып сөйләргә.
Әниемнең назлы карашы
Җылыта бит яннан киткәч тә.
”Тәүфыйклы бул, балам,бу тормышта,”-
Изге сүзләр онытылмаслар һич тә.
Гыйлфанов Дамир, Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең  8 нче сыйныф укучысы.

Әнием теләкләре
Әниләр булалар бер генә, 
Торалар йөрәкнең түрендә.
Саклыйлар, яклыйлар,теләкләр телиләр:
“Бары тик балалар исән-сау булсыннар”.
“Илләрдә сугышлар булмасын,
Балалар яуларга китмәсен.
Салмасыннар кайгы утына,
Янмасыннар танк эчендә,
Җиремә кайтсын бары тыныч көннәр,
Балалар булсыннар янымда”.
Ринат Галимов, Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең  8 нче сыйныф укучысы.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев