Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әниемнең серле сандыгы

...Бизәкле сандыкны әнием сирәк ача, әмма анда сакланган һәр әйбернең үз тарихы бар.

Өебездә матур бизәкләр төшерелгән сандык бар. Сандык өстендә шундый ук бизәкле пар чиләк, аның янәшәсендә бизәкле көянтә. Сандык та, чиләк-көянтәләр дә бик истәлекле, алар әнием килен булып төшкәндә үзе белән алып килгән әйберләр. Өебезгә су кергән, әнием бу чиләк-көянтәләр белән су да ташымый, әмма аларны бик кадерләп саклый. Әти-әниемнең туй альбомында чиләк-көянтәле әниемнең фотосы – иң яраткан сурәтләремнең берсе.
 Кайвакыт кичләрен, апам белән бергә,  әнием янына елышып, еш кына серләшергә яратабыз. Әниемнең туйга ничек әзерләнүе, ниди йолалар, гадәтләрне үтәве турында йотлыгып тыңлыйбыз. 
Альбомдагы фотоларның һәркайсы үзгә. Менә бу фотода әнием бабама түбәтәй кигерә, әбиемә ак яулык бәйләтә, ә менә монысында  әбием әти белән әниемне бал-майдан авыз иттерә. Ап-ак тышлы йомшак мендәргә басаргамы-басмаскамы дип карап торган әнием фотосы да сораулар тудыра. Әнием безнең сорауларга сабыр гына җавап бирә. 
“Бал кебек татлы телле, май кебек йомшак холыклы бул”, дигән сүз икән әбиемнең бал-май каптыруы. Ак яулык һәм түбәтәй  - киленнең кайнана-кайнатасына бүләге. Ак  мендәр – киленне сынау, басармы, басмасмы? Аклык - чисталык, тугрылык билгесе ди әнием. Фотода бизәкле чиләкләрнең өсте яулыклар белән каплап бәйләнгән. Чиләкнең эчендә килен токмачы икән, монысы да булачак киленне сынау, аш-суга осталыгын 
тикшерү! Чиләкләрне бушаткач, киленгә су юлы күрсәтү йоласы үтәлә ди әни 
– эшкә ныклыкны, тормыш көтәргә әзерлекне шулай бәялиләр ди.
 Туй дигәч, минем күз алдына ак күлмәкле кыз, костюмлы егет, бизәлгән машиналар, машина тәрәзәсеннән кәнфит чәчүче абый-апалар гына килә иде, һич тә алай гына түгел икән бит! Һәр адымга  тирән мәгънә салынган!
...Бизәкле сандыкны әнием сирәк ача, әмма анда сакланган һәр әйбернең үз тарихы бар. Ап-ак мендәр тышына чигелгән роза чәчәкләре – әниемнең ярату билгесе, алар сандыкның төбендә саклана. Йөрәк формасындагы кечкенә, парлы зәңгәр һәм кызыл бәрхет савытлар – әти-әниемнең вәгъдә билгесе – пар балдакларының савытлары. Матур открыткалар әти-әниемне гаилә корган көннәре белән котлап бүләк ителгән. 
Иң истәлеклесе – әниемнең туй күлмәге. Апам белән киеп карыйсыбыз килсә 
дә, әлегә әнием рөхсәт итми, елмаеп кына куя, “Өлгерерсез, һәрнәрсәнең үз 
вакыты”, - ди. 
...Эх, тизрәк үсәсе, әнием сандыгының серләрен ачасым килә!

 Гайсина Чулпан, Актаныш муниципаль районы Такталачык 
авылы, Такталачык тө
п гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче класс 
укучысы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев